В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 28 млн сумнан артыгы сәнәгать тармагы эш бирүчеләренә җибәрелгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Казанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өчен күп мөмкинлекләр бар. Оешмалар хезмәт коллективының мәшгульлеген саклап кала һәм яңа икътисади шартларда катлаулы ситуацияләрне хәл итә алсын өчен, һәр эш бирүчегә булган ярдәм чаралары турында мәгълүматны җиткерергә тиешбез», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне укытуга бер хезмәткәргә 59 мең 580 сум күләмендә субсидия бирү сәнәгать предприятиеләренә ярдәм чараларының берсе булып тора. «Бүгенге көндә мондый ярдәм чарасы Казанда 118 кешегә белем бирү өчен 1,4 млн сум күләмендә гамәлгә ашырылган. Бу хезмәткәрләр тарафыннан импортны алыштыруга бәйле яңа технологияләрне үзләштерү һәм алар өчен эш урыннарын саклап калу өчен кирәк», – дип хәбәр итте Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры.
Эшсез калган шәһәрлеләрнең «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында яңадан белем алу мөмкинлеге бар. Әлеге ярдәм чарасы кысаларында 1350 казанлыны яңадан укытачаклар. Барлыгы 5 меңнән артык шәһәрле яңа белгечлек алырга теләк белдерде һәм тиешле гариза юллады, дип хәбәр итте Т.Муллин. Аның сүзләренә караганда, Казан халкы күбрәк IT, маркетинг, интернет-маркетинг, эретеп ябыштыру технологияләре, кондитер һәм пешекчелек эше, ресторан сервисы, туризм, кунакханә эше, логистика, менеджмент, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, психология өлкәләрендәге белем бирү программаларын сайлый икән. Шул ук вакытта уку вакыты, сайлап алынган программага карап, бер айдан өч айга кадәр дәвам итә.
Эш бирүчеләргә һәм эш эзләүчеләргә ярдәм чараларын алу өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, биредә аларга ярдәмнең кулай вариантлары турында сөйләячәкләр. Моны +7(843)562-48-33 телефоны аша шалтыратып яки мәшгульлек хезмәтенә барып эшләргә була. Район филиалларының контакт мәгълүматларын Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең рәсми сайтында табарга мөмкин.