В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның 1,3 мең предприятиесе 12,6 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә
Денис Гордийко фотосы
2025 елның 1 октябренә Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 1224 эшсез исәптә тора – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 26 процентка кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 2024 елның октябре белән чагыштырганда 0,20 проценттан 0,19 процентка кимеде, дип билгеләп үтте аппарат утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Чыгыш ясаучы сөйләгәнчә, шәһәрнең 1 336 эре, урта һәм кече предприятиесе эш бирүчеләре 12,6 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә. Иң зур ихтыяҗ, элеккечә, эшче һөнәрләргә туры килә – алар тәкъдим ителә торган эш урыннарының 63 проценттан артык өлешен тәшкил итәләр, вакансияләрнең 37 проценты хезмәткәр вазифаларына кагыла.
Төзүчеләр, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре, транспорт, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре иң кирәкле белгечләр булып тора. Медицина өлкәсендә табиблар, кече медицина хезмәткәрләре таләп ителә.

«Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә бу елны Казанның мәшгульлек үзәкләре тулысынча «Россия эше» дип атала торган заманча кадрлар үзәгенә үзгәртелгән. Яңарту эшләре биш мәйданчыкта: Вишневский, Ибраһимов, Бертуган Касыймовлар, Гагарин һәм Декабристлар урамнарында урнашкан үзәкләрдә башкарылган.
Яңа кадрлар үзәгенең барысы да заманча стандартларга туры килә: аларда эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен уңайлы урыннар булдырылган, яңа җиһазлар кайтартылган, консультацияләр һәм персонал сайлау өчен уңайлы эш зоналары каралган.