В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа стационарның өч катында 60 ятак-урын исәпләнгән өлкәннәр бүлеген урнаштыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда икенче хосписның фундаментын салу эшләре төгәлләнде, төзүчеләр цоколь катны торгызуга керештеләр. Яңа стационарның өч катында 60 ятак-урын исәпләнгән өлкәннәр бүлеген урнаштыру планлаштырыла.
Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов сүзләренчә, икенче хосписны төзү ялларсыз алып барыла. Хәзер бу эшләргә алданрак 38 млн сум күләмендә җыелган акча юнәлдерелгән. «Бу акча, әлбәттә, җитәрлек түгел. Бик күп материал кирәк. Мәсәлән, кимендә 300 тонна арматура», - дип сөйләде ул.
«Хосписны бергә төзибез» хәйрия марафоны дәвам итә. Проектка Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, бөтен Россиядә яшәүчеләр, шулай ук эре бизнес вәкилләре дә ярдәм итә. Ярдәм итәргә теләүчеләр булачак хоспис өчен символик кирпеч сатып алырга яки 7715 номерына «Анжела» сүзен язып, аннан соң буш ара калдырып, иганә суммасын күрсәтеп СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.
Икенче хоспис онкоавырулар һәм башка авыр патологияләр булган өлкәннәр өчен 60 урынга исәпләнгән, шулай ук шәфкать туташларының өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне карау бүлеге барлыкка киләчәк. Балалар бүлеген 40 урынга кадәр киңәйтү планлаштырыла.
Яңа стационарны ачу паллиатив авырулар өчен урын җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.