Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2025, 12:19

Казан кунакханәләрендә мөселман атрибутикасы һәм хәләл меню барлыкка киләчәк

Мэриядә эшлекле дүшәмбедә Kazanforum кунакларын каршы алуга әзерлек торышы хакында сөйләделәр

13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – ислам дөньясы. Kazanforum» XVI Халыкара икътисади форум узачак. Кичә шәһәрнең кунакларны урнаштыру планлаштырылган кунакханәләрен карап чыктылар. Янәшәдәге территорияләрнең төзекләндерелүенә һәм кунакханә номерлары тәрәзәләреннән күренешләргә, шулай ук кунакханәләрдә кирәкле мөселман атрибутикасы һәм хәләл меню булуга аерым игътибар бирелде. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү буенча директор Дарья Санникова хәбәр итте.

«Бездә вакыйгалар программасы бик тыгыз. Kazanforumның беренче катнашучылары килә инде. Узган ел анда 87 илдән 20 мең кунак килгән иде. Бер ел эчендә Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләре тагын да киңәйде. Үзара кызыксыну бик зур. Моны без БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясе чараларында, Күптән түгел Иранга визит барышында үзебез дә күрдек. Моңа безнең рәис зур өлеш кертә, аны Азия һәм Көнчыгыш илләрендә яхшы беләләр. Ә без, аның командасы әгъзалары буларак, бу процесста көчебездән килгәнчә катнашабыз һәм Kazanforum кунакларының Казанда булуы аларның исләрендә бары тик иң яхшы яктан калсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе,12.05.2025
Барлык яңалыклар

Казан кунакханәләрендә мөселман атрибутикасы һәм хәләл меню барлыкка киләчәк

<p> 13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – ислам дөньясы. Kazanforum» XVI Халыкара икътисади форум узачак. Кичә шәһәрнең кунакларны урнаштыру планлаштырылган кунакханәләрен карап чыктылар. Янәшәдәге территорияләрнең төзекләндерелүенә һәм кунакханә номерлары тәрәзәләреннән күренешләргә, шулай ук кунакханәләрдә кирәкле мөселман атрибутикасы һәм хәләл меню булуга аерым игътибар бирелде. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү буенча директор Дарья Санникова хәбәр итте. </p> <p> «Бездә вакыйгалар программасы бик тыгыз. Kazanforumның беренче катнашучылары килә инде. Узган ел анда 87 илдән 20 мең кунак килгән иде. Бер ел эчендә Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләре тагын да киңәйде. Үзара кызыксыну бик зур. Моны без БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясе чараларында, Күптән түгел Иранга визит барышында үзебез дә күрдек. Моңа безнең рәис зур өлеш кертә, аны Азия һәм Көнчыгыш илләрендә яхшы беләләр. Ә без, аның командасы әгъзалары буларак, бу процесста көчебездән килгәнчә катнашабыз һәм Kazanforum кунакларының Казанда булуы аларның исләрендә бары тик иң яхшы яктан калсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. </p>