В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар ярдәмендә табиблар ашказаны-эчәклек трактында онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклый алачак
Фото: «Буыннар хәтере» хәйрия фонды
Медицина техникасы госпиталь пациентларына аз инвазияле операцияләр ясарга – эчәклектә һәм ашказанында эндоскопик полипэктомия, эчәклекнең һәм ашказанының лайлалы тышчасына диссекция, ашказаны-эчәклек тракты тамырларын клиппировкалауны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән Республика клиник онкология диспансеры табибларының эшен киметәчәк.
Белгечләр ашказаны-эчәклек тракты авыруларын, шул исәптән онкологияне иртә стадиядә ачыклый алачак.
Медицина техникасы урнаштырыр алдыннан кабинетлар ремонтланган. Моннан тыш, республика программасы нигезендә барлык корпусларда төзекләндерү эшләре этаплап башкарыла.
Бәясе якынча 10 млн сумны тәшкил иткән яңа җиһазлар медицина учреждениесенә «Буыннар хәтере» ветераннарга ярдәм хәйрия фонды тарафыннан бүләк ителгән.