Студентлардан, аспирантлардан һәм чыгарылыш укучыларыннан гаризалар 16-нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Ярышларда студентлар, магистрантлар, көндезге уку формасы ординаторлары һәм аспирантлары, шулай ук 2019 елда дәүләт үрнәгендәге диплом алган югары уку йортларын тәмамлаучылар катнаша. Катнашучыларның яше - 17-дән 23 яшькә кадәр. Катнашуга ир-атлар да, хатын-кызлар командалары да кертелә. Ярышлар башланыр алдыннан һәр команда теркәлергә, ә турнир уздырыласы көнне мандатлы комиссия узарга тиеш.
Турнирның иң яхшы командалары Студентлар баскетболы ассоциациясе бөтенроссия финалында үз көчләрен сынап карый алачак, ә җиңүчеләр халыкара ярышларда ил данын якларга китәчәк.
Катнашуга гаризалар 16-нчы октябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.