Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Линиядә 11 электропоезд йөриячәк
Казан метросында поездлар хәрәкәте җәдвалы үзгәрәчәк: поездлар станциягә 5 минут 3 секунд аралыгында киләчәк
Иртәгәдән, 3 августтан, метрополитен поездлар хәрәкәтенең яңа җәдвалына күчә. Эш көннәрендә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә линиягә 5 минут 3 секунд вакыт аралыгы белән 11 электропоезд чыгачак.

Мондый чаралар пассажирлар агымы арту сәбәпле күрелгән.

Казанлылар хәрәкәтнең яңа графигы белән «Метроэлектротранс» МУП рәсми сайтында һәм метро станцияләренең мәгълүмат такталарында таныша алачак.

Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән Казан метрополитены җәйге режимда эшләде. Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, пик сәгатьләрендә линиягә 5 минут 33 секунд хәрәкәт интервалы белән 10 поезд чыга иде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 40 меңнән артык кеше метрода биометрия буенча бару өчен түләгән. Түләүнең яңа ысулы турникетны карта, телефон һәм акча кулланмыйча узарга мөмкинлек бирә.

2025-09-02T11:16:13+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.