В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юллардагы яңа өслекләр кышкы чорда «Әмәт» һәм «Горки» станцияләрендә юлчыларның имин хәрәкәтен тәэмин итәчәк
«Әмәт» һәм «Горки» метро станцияләрендә резинадан ясалган иске юл җәймәләрен бик вак резина кисәкләре кулланып ясалган өслекләргә алыштырганнар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Юл хезмәткәрләре «Әмәт» станциясе вестибюленең беренче һәм икенче керү урыннары алдына 82,2 кв.м мәйданга, «Горки» станциясендә вестибюль алдына һәм җәяүлеләр кичүендә 136 кв.м. мәйданга каучук кисәкләреннән ясалган яңа резина өслек җәйгәннәр.
Каучук кулланып ясалган яңа өслек кыш көннәрендә юлда йөрүчеләрнең имин хәрәкәтен тәэмин итү максатыннан кулланыла. Мондый өслекнең таеп егылу очракларын булдырмый калу мөмкинлеге зур, бозлавык хасил булуны тоткарлый, яхшы амортизация үзлекләренә ия дип саный белгечләр.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре соңгы ике атнада шәһәрнең төрле районнарында җир өсте электр транспортына кагылышлы электр энергиясен тапшыру җайланмалары челтәрен төзекләндерү һәм яңарту буенча масштаблы эшләр башкарган.