В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Раштуа композицияләрен тыңларга Татарстан башкаласының йөзләп кешесе һәм кунаклары килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче гыйнвар). Казанның Горький исемендәге паркында Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршынлагы «Лето» православие хоры чыгыш ясады. Концерт 6-нчы гыйнварда, Раштуа кичендә, узды.
Бу кичтә Раштуа гимннары, рухи шигырьләр, популяр Яңа ел җырлары яңгырады. Моннан тыш, парк кунаклары әдәби әсәрләрдән өзекләр дә ишетә алдылар. Парктагы хорны тыңларга Казанның йөзләп кешесе һәм кунаклары килде.
Проект Казанда икенче тапкыр тормышка ашырыла. Беренче тапкыр иҗтимагый киңлекләр территориясендә хор коллективлары 2018 елда чыгыш ясадылар. Шәһәр халкы һәм кунакларының уңай бәяләмә бирүе нәтиҗәсендә проект ел саен булдырыла, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә.
Чара Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Мәдәният идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылган «Паркларда кыш» Яңа ел программасы кысаларында узды.