В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект шәһәрнең 46 мәктәп укучысын һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштергән
Денис Гордийко фотосы
Проект кысаларында яшь буын өчен бию, җыр, сәхнә теле һәм халык уен коралларында уйнау дәресләре үткәрелә. Балаларны танылган укытучылар, театр һәм филармония артистлары өйрәтә. Дәресләрнең үзенчәлеге шунда ки, алар тулысынча татар телендә уздырыла.
Алган күнекмәләрен балалар зур сәхнәдә уза торган йомгаклау фестивалендә күрсәтәләр.
Проект Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә булдырылган. Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту һәм үсеп килүче яшь буынны сәнгатькә җәлеп итү проектның төп максаты булып тора.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә оештырылган «Гәүһәр» фестивалендә 500 гә якын бала чыгыш ясаган. Проектта барлыгы 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы, 1,3 меңгә якын бала катнашкан.