В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче бәти – Яңа ел төнендә, тагын икесе 7 нче гыйнварда дөньяга килгән
Фото: Казан зооботаника бакчасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Казан зооботаника бакчасы быел беренче тапкыр тулыланган – өч кәҗә бәтие туган. Ветеринария табиблары яңа туган бәтиләрнең сәламәтлеген тикшергәннәр һәм балаларның җенесен билгеләгәннәр – бер ата һәм ике ана булган.
Беренче бәти Яңа ел төнендә дөньяга килә. Ул тәкә булып чыккан. Бәтинең әнисе Пенелопа булган, бу инде аның икенче тапкыр бәтиләве. Кәҗә бәтиенең төсе гадәти түгел – әтисе Гаврюшаның кебек үк көрән таплар белән ак төстә.
Башка ике бәтинең әнисе Соня булган. Бу – аның өченче тапкыр бәтиләве. Әтиләре шулай ук Гаврюша, дип хәбәр итә Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.
Кәҗә тәкәсенең бу беренче токымы түгел. Элегрәк Гаврюшаның ике бәтие туган иде, икесе дә тәкә булды.