В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны ерткыч өненә узган елга караганда соңрак кергән, әлеге күренеш һава температурасы тирбәлеше белән бәйле.
Денис Гордийко фотосы
Казанның зооботаника бакчасында 22 яшьлек Фома кушаматлы көрән аю кышкы йокыга талган. Ерткыч өнендә язгы җылы көннәр җиткәнче йоклаячак.
Белгечләр аю өнен алдан ук әзерләгән. Ерткыч кышкы йокысын зообелгечләр салам җәеп куйган эчке вольерда үткәрә. Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре аю йоклый торган урынны даими рәвештә чистартып һәм җәелгән саламны алыштырып торачак.
Бу елны Фома өненә узган елга караганда соңрак кергән. Әлеге күренеш һава температурасы тирбәлеше белән бәйле. Ерткыч җәелгән саламнан үзенең күңеленә хуш килгән «ятак» ясаган, ди хезмәткәрләр.
Йокы вакытында ерткычны чит тавышлар борчымаска тиеш, шуңа күрә зоологлар көн саен өнне карап торачак һәм аюның сулышы, хайванны борчымыйча, күзәтү тәрәзәсе аша тыныч кына контрольдә тотылачак.
Зооботаника бакчасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аюны кышкы йокыга әзерләү чаралары августта ук башланган: Фоманы калорияле туклануга күчергәннәр, аның көндәлек рационына икмәк, ярма боткасы, балык өстәгәннәр. Табигатьтә «май туплау» чорында аюларның авырлыгы 40 кг га кадәр арта.