Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2019, 14:50

Апрель ахырында Татарстанда киек кошларга язгы ау башлана

Язгы ау чоры 27-нче апрельдән 6-нчы майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 13-нче апрельдән Татарстанның күпфункцияле үзәкләре һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларда ауга чыгарга рөхсәт бирә башлаячак. Аучылык билеты булган һәркемгә хезмәт күрсәтелә ала, ә алар турында мәгълүмат дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрында теркәлгән.

Әлеге рөхсәт тәлләтәвеч (урман кулигы), каз һәм ата үрдәкләрне аулау хокукы бирә. Гариза бирү өчен үзең белән паспорт, аучылык билеты булырга тиеш, шулай ук 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Рөхсәт кәгазе мөрәҗәгать иткән көнне кулга бирелә. Аны гади язма формада рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча да алырга була.

Язгы ау чоры 27-нче апрельдән 6-нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Тынычлык сәгатьләре урнаштырылган - ау тыелган көннәрдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

Республиканың аучылык рөхсәт ителгән җир-суларының карта-схемалары белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Биологик ресурслар сайтында танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар

Апрель ахырында Татарстанда киек кошларга язгы ау башлана

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 13-нче апрельдән Татарстанның күпфункцияле үзәкләре һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларда ауга чыгарга рөхсәт бирә башлаячак. Аучылык билеты булган һәркемгә хезмәт күрсәтелә ала, ә алар турында мәгълүмат дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрында теркәлгән. </p> <p> Әлеге рөхсәт тәлләтәвеч (урман кулигы), каз һәм ата үрдәкләрне аулау хокукы бирә. Гариза бирү өчен үзең белән паспорт, аучылык билеты булырга тиеш, шулай ук 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Рөхсәт кәгазе мөрәҗәгать иткән көнне кулга бирелә. Аны гади язма формада рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча да алырга була. </p> <p> Язгы ау чоры 27-нче апрельдән 6-нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Тынычлык сәгатьләре урнаштырылган - ау тыелган көннәрдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында. </p> <p> Республиканың аучылык рөхсәт ителгән җир-суларының карта-схемалары белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Биологик ресурслар сайтында танышырга мөмкин. </p>