Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2026, 11:28

Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогында Александр Большунов, Сергей Ардашев, Вероника Степанова катнаша

Җанатарлар өчен туклану нокталары, парковка урыннары һәм бушлай шаттллар әзерләнә

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанның Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында 15–18 гыйнвар көннәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабы уздырыла. Ярышларда Россиянең 32 субъектыннан һәм Белоруссия Республикасыннан 230 дан артык чаңгычы катнаша. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Россия Кубогында катнашучыларга спорт өлкәсендә зур уңышлар телибез. Әлеге ярышлар тамашачыларыбыз өчен илнең иң яхшы спортчылары белән очрашу мөмкинлеге һәм моның, шәһәр халкы өчен, узышларны караганнан соң хис-кичерешләргә бай истәлекле мизгелләре белән кадерле чара булачагына ышанам», - диде Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ярышлар программасына чаңгыда шуу буенча ирекле стиль белән 10 һәм 15 чакрымга узышлар, классик стиль белән спринт, шулай ук 10 чакрымлы скиатлон төрләре кертелгән.

Ярышларда илнең иң яхшы чаңгычылары – өч тапкыр олимпия чемпионы һәм Россия чемпионы Александр Большунов, Россия чемпионы Сергей Ардашев, Олимпия чемпионы Вероника Степанова, эстафетада Олимпия чемпионнары Наталья Терентьева һәм Юлия Ступак катнаша.

Линар Гарипов сүзләренчә, Россия Кубогының шәхси зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле Сергей Ардашев алда бара.

«Исегезгә төшерәм, узган ел Татарстан Республикасы гомуми команда зачетында беренче урынны яулады һәм 74 медальгә ия булды – бу Россиянең барлык төбәкләре арасында иң күп медаль», - дип ассызыклады ул.

Ярышлар «Матч ТВ» федераль спорт каналында трансляцияләнә.

Җанатарлар өчен туклану нокталары, парковка урыннары һәм бушлай шаттллар әзерләнә, алар Мирный бистәсендәге «Каенлык» тукталышыннан «Динамо» спорт базасына кадәр һәр 30 минут саен йөриячәк.

Ярышлардан тыш, тамашачыларны һәм җанатарларны бәйгеләр һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Теләге булган һәр кеше ярышларны бушлай карый ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.01.2026
Видеорепортаж
12.01.2026 11:19
Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабы уздырыла
Барлык яңалыклар