«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере территориясендә «Дөнья дуслары» аллеясы барлыкка килде. Кичә беренче БРИКС яшүсмерләр фестивалендә катнашучылар 20 зәңгәр чыршы утырттылар.
Яңа аллея катнашучыларның бердәмлеген һәм халыкара элемтәләрнең ныгуын символлаштыра, экологик акциядә 13 илдән балалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда беренче БРИКС яшүсмерләр фестивале уза, анда Кытай, Эфиопия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Үзбәкстан, Беларусь Республикасы, Казахстан, Индонезия, Төркия, Бразилия, Иран, Мисыр, шулай ук Россия шәһәрләреннән – Мәскәү, Екатеринбург, Краснодар, Донецк һәм Казаннан 150 бала катнаша. 22 сентябрьдә Г.Камал исемендәге театрда фестивальне ачу тантанасы
узды .
Шулай ук кичә Казан университетында математика һәм информатика буенча БРИКС яшүсмерләр олимпиадасы, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты
утырышы ачылды .
Атна дәвамында катнашучыларны «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагеренда бай һәм күптөрле программа көтә: робот техникасы буенча мастер-класслар, «БРИКСовидение» халыкара җыр конкурсы, милли костюмнар шоуы, өстәл уеннары фестивале, бәйгенамәләр, шулай ук уеннар һәм кичке биюләр. Казан кунаклары шулай ук шәһәр мохитенә чумачак: аларны легендар Казан Кремле, Г.Камал театры бинасы, «Урам» заманча экстрим-паркы һәм Казан зооботаника бакчасында экскурсияләр, шулай ук «Ак Барс» – «Авангард» хоккей матчын карау көтә.