В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр махсус чистарту чаралары белән келәмнәрне, ишек тоткаларын, баскыч култыксаларын, тәһарәт алу бүлмәләрен эшкәртәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Татарстан мәчетләрендә вируслы йогышлы авыруларны профилактикалау өчен санитар чаралар көчәйтелде. Көн саен аларда җыештыру эшләре үткәрелә, көнгә берничә тапкыр бүлмәләрне дезинфекциялиләр.
Белгечләр махсус чистарту чаралары белән келәмнәрне, ишек тоткаларын, баскыч култыксаларын, тәһарәт алу бүлмәләрен эшкәртәләр. Моннан тыш, дин тотучылар өчен мәчет ишеге янында кул антисептиклары булган флаконнар урнаштырылган.
Мәчетләрдә мондый чаралар Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә күрелә.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең элегрәк узган утырышында мәчетләр һәм мәхәллә кешеләре өчен вакытлы киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Аерым алганда, дини учреждениеләр вәкилләренә җәмәгать намазы кылудан баш тартырга тәкъдим ителде.