В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сату урыннары «Дәү әни бакчасыннан» проекты кысаларында барлыкка килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанның Мәскәү районында яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, чәчәкләр һәм тозланган яшелчәләрне сату өчен махсус киштәләр урнаштырдылар. Үз продукциясен сатучы әбиләр өчен яңа уңайлы урыннарны Коләхмәтов ур., 33 адресындагы сәүдә үзәге янында урнаштырдылар. Сату урыннары «Бабушкина грядка. Дәү әни бакчасыннан» проекты кысаларында барлыкка килгән.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый формат мәйданчыкны уңайлырак итү өчен сайланган, әмма шул ук вакытта аны стационар булмаган сәүдә объектына әверелдермәскә кирәк.