В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр муниципаль парковкалар бушлай эшли
Денис Гордийко фотосы
Бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласында җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрә. Яңа ел төнендә җир өсте транспорты эше озайтыла.
Казанда 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк. Яңа ел төнендә җир өсте транспортының халык тарафыннан ихтыяҗ зур булган маршрутлар эше иртәнге сәгать 02:00 гә кадәр озайтыла, метрополитен пассажирларга 00:00 гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
Моннан тыш, 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр урам-юл челтәре янәшәсендә урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.
Бәйрәм көннәрендә транспорт эшенә кагылышлы барлык сораулар буенча Казан халкы һәм башкала кунаклары Транспорт комитетының «кайнар линия» хезмәтенә +7(843)223-28-28 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр линия тәүлек буе, калган бәйрәм көннәрендә 7:00–19:00 вакыт аралыгында эшләячәк.
Алдарак Яңа ел каникулларында казанлыларның 12 көн – 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итәчәге турында хәбәр ителгән иде.