Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2025, 16:12

Октябрьдә казанлылар өчен алты вакансия ярминкәсе уздырылачак

Якындагы чара киләсе атнада Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак

Октябрьдә Казанда яшәүчеләр өчен алты вакансия ярминкәсе һәм эш бирүчеләр көннәре оештырыла. Килүчеләргә төрле район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат биреләчәк, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм күрсәтеләчәк.

Якындагы вакансияләр ярминкәсе 7 октябрьдә узачак. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләрне 10:00 нан 12:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Бертуган Касыймовлар, 22/7. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)222-05-57. Шулай ук cznkazan.vahpriv@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәшгульлек үзәгендә казанлыларга 9 октябрьдә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Вакансияләр кече ярминкәсе 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак. Консультацияләр cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7(843) 598-40-81 телефоны буенча алып барыла.

22 октябрьдә буш эш урыннары ярминкәсе Киров һәм Мәскәү районнары филиалында узачак. Барлык теләүчеләрне 10:00 нан 12:00 гә кадәр Гагарин урамындагы 46 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Аңлатмалар сорап cznkazan.moskir@tatar.ru электрон почтасы аша яисә +7(843)205-54-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шул ук көнне 10:00 нан 12:00 гә кадәр вакантлы урыннар кече ярминкәсе Совет районында Р.Зорге урамындагы 102 йорт адресы буенча урнашкан филиалда узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 205-54-53. Шулай ук cznkazan.sovet@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

23 октябрьдә 10:00 нан 14:00 кә кадәр Вахитов һәм Идел буе районнарыннан казанлыларга эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Идарә тармагы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эш бирүчеләр көне түбәндәге адрес буенча узачак: Бертуган Касыймовлар, 22/7.

Шул ук көнне вакансияләр кече ярминкәсе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Ибраһимов проспектындагы 41 бина адресы буенча урнашкан филиалда узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Ибраһимов проспектындагы 41 нче йортта яңа үрнәк буенча эшләүче беренче яңартылган кадрлар үзәге ачылды. Ул эш эзләүчеләргә эш эзләүдә генә ярдәм итми, ә тулысынча карьера юнәлешен төзү өчен өйрәтү курслары һәм яңадан әзерлек тәкъдим итә.
Барлык яңалыклар