В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ремонт эшләре башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Шул рәвешле, 6309 нчы номерлы электричка Казан – Зөя станциясеннән 21:25 сәгатьтә (35 минутка соңарып) китәчәк һәм Зөя станциясенә 22:40 сәгатьтә (35 минутка соңарып) килә.
6734 нче номерлы Канаш – Казан поезды Зөя станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча барачак, ТР башкаласына 22:34 сәгатьтә (6 минутка соңрак) килер дип көтелә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә була.