В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле үзгәрешләр 15-нче федераль законга кертелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 2020 елның 30-нчы октябреннән җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән биналарда тәмәке тарту, никотинлы продукция куллану яки кальяннарны куллану тыелачак. Тиешле үзгәрешләр «Тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау турында»гы 15-нче федераль законга кертелгән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе аңлатканча, законда рәсми рәвештә «кальян», «никотинлы продукция», «никотинлы сыеклык» һәм «никотинлы азык-төлек продукциясе» төшенчәләренә билгеләмәләр бирелгән.
Гражданнарның сәламәтлеген саклау максатыннан законнарга җәмәгать туклануы өлкәсендәге оешмаларда никотинлы продукция һәм кальянны куллануны тыю кертелде. Моннан тыш, насвай, снюс һәм никотинлы продукцияне күпләп һәм ваклап сату тыелачак.
Никотин (шул исәптән синтез юлы белән алынган) яисә аннан җитештерелгән әйберләр, никотин тозлары, никотинлы сыеклык һәм никотин эремәсе белән ваклап сату тыела.
Законлы рәвештә тәмәке продукциясен яисә никотинлы продукцияне, кальян һәм никотинлы продукцияне балигъ булмаганнарга куллану өчен җайланмаларны сатуны тыю, балаларны тәмәке тарту яки никотинлы продукцияне куллану процессына җәлеп итүне тыю җайга салынган.