Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2021, 09:12

«Черек күл» паркында шәһәрләрне яшелләндерү темасына дискуссия узачак

Аны медицина фәннәре кандидаты, Ереваннан эксперт Кристина Варданян үткәрәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Бүген Казанның «Черек күл» паркында «Шәһәрләрнең экологик каркасын булдыру контекстында шәһәр тирәлегенең яшелләндерү белән хезмәттәшлеге» дигән темага дискуссия үткәрелә. Эксперт буларак медицина фәннәре кандидаты, доцент, Ереван Мэриясенең «Әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү һәм саклау» кече коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы директоры урынбасары Кристина Варданян чыгыш ясаячак. Чарага барлык кушылырга теләүчеләрне чакыралар.

Дискуссия барышында халыкның сәламәтлеге проблемалары, яшелләндерү призмасы аша халык саулыгы проблемалары, халыкның сәламәтлеге куркынычлары белән идарә итү, яшелләндерүнең балалар сәламәтлегенә йогынтысы, балалар учреждениеләрен, хастаханәләрне яшелләндерү турында фикер алышу планлаштырыла.

Кристина Варданян халыкның сәламәтлегенә яшелләндерүнең йогынтысын тикшерү белән 2006 елдан бирле шөгыльләнә. 2012 елда ул «Ереван шәһәре хастаханәләрен яшелләндерү торышын өйрәнү һәм аны яхшырту чараларын эшләү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. 80-нән артык фәнни эш, шул исәптән «Дәвалау учреждениеләрен яшелләндерү нигезләре» монографиясе һәм «Торак урыннарны проектлауның, төзүнең һәм яшелләндерүнең гигиеник нигезләре» укыту-методик ярдәмлеге авторы. Кристина Варданян шулай ук Ереван аксакаллар советына керә.

Очрашу Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан шәһәрнең шәһәр-экологик каркасын үстерү стратегиясен эшләү кысаларында узачак. Документ нигезенә яшел утыртмалар һәм шәһәр акваториясе системасы аша экологик инфраструктура булдыру салынган.

Дискуссиянең башлануы 19:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар