В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – Яңа ел ярминкәсе, остаханәләр һәм кышкы күңел ачу чаралары
Денис Гордийко фотосы
Казанның Горький исемендәге паркында 29 декабрь көнне Кыш Бабай резиденциясе ачыла. Чара кунаклары өчен бай эчтәлекле күңелле бәйрәм программасы әзерләнә.
Теләге булган һәр кеше остаханәләрдә һәм кышкы гаилә уеннарында, шулай ук Яңа ел ярминкәсендә катнаша алачак. Резиденциядә Кыш бабай белән истәлекле фотога төшәргә һәм аңа Яңа ел теләкләрен әйтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы 16:30 сәгатьтә башлана.
Резиденцияне «Хезмәт резервлары» мәйданчыгы янында күрергә була.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.