6—30 сентябрьдә Казанда «Горький исемендәге парк брендингы лабораториясе» узачак. Бер ай дәвамында иҗади өлкә белгечләре паркның иҗтимагый киңлегенең яңа стилен булдырачаклар.
Лаборатория лекцияләр һәм практикалар форматында узачак, анда катнашучылар брендингны өйрәнәчәк һәм паркның яңа концепциясен һәм фирма стилен булдырачак.
Катнашу өчен дизайн, маркетинг, архитектура, журналистика һәм медиа, видеопродакшен, сәнгать, копирайтинг һәм SMM өлкәләре вәкилләре чакырыла, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Сайлап алынган 10-12 белгечтән торган команда ай дәвамында тикшеренүләр үткәрәчәк һәм паркның фирма стилен булдырачак, ул юл күрсәткечләрендә, мәгълүмат такталарында һәм башка чыганакларда чагылыш табачак.
Проектның бер өлеше булу өчен 29 августка кадәр
сылтама буенча катнашу өчен гариза тутырырга, анда үз тәҗрибәгез турында сөйләргә һәм портфолионы беркетергә кирәк.
Оештыручылар шәһәрне яңартуга үз өлешләрен кертә алырлык 12 иң яхшы катнашучыны сайлап алачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, иртәгә, 22 августта, Горький исемендәге төнге гастромаркет
ачылачак . Казанлыларны 20 кулинария проектыннан авыз итәргә, теннис турнирын күзәтергә һәм җирле диджейлар сетлары астында төрле активлыкларда катнашырга чакыралар.