Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2020, 15:34

Казанның Совет районы Чебакса бистәсендә котыру авыруы буенча карантин кертелде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Котыру авыруы буенча карантин Казанның Совет районында урнашкан Чебакса торак массивында кертелде. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Мондый чаралар бистә территориясендә терлекләрнең котыру авыруы белән авыруына бәйле рәвештә күрелгән.

Карантин гамәлдә булган чорда бистә территориясендә йорт хайваннарын сату, аларны карантин зонасыннан алып чыгу һәм кыргый хайваннарны аулау, котыру авырулы яки авыруда шик булган хайваннарны сую тыела. Моннан тыш, котыру авырулы терлекләрдән, шулай ук клиник сәламәт терлекләрдән билгеләнгән тәртиптә пастеризацияләнмичә, сөтне сату, азык итеп файдалану, терлекләргә ашату тыела. Моннан тыш, клиник сәламәт хайваннардан алынган һәм тиешле тәртиптә дезинфекция узмаган йон, тиреләрне карантин зонасыннан читкә чыгарырга ярамый.

Карантин 22-нче октябрьдән башлап, терлекләрдә котыру авыруының соңгы очрагы ачыкланганнан соң ике ай узгач, бетерелергә тиеш.
Барлык яңалыклар