В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучылар шәһәрнең Совет районындагы каенлык территориясен чистартачаклар
Казанның Совет районындагы каенлык территориясендә 3 октябрь көнне «Мәктәп чисталык кубогы» турниры уздырыла. Әлеге экология чарасында ике яки дүрт баладан торган командага тупланып, 5–8 һәм 9–11 сыйныф укучылары катнашачак.
Балаларга чара кысаларында өч этап узарга туры киләчәк. «Чиста уеннар»да һәр команда, мобиль кушымтада баллар туплап, билгеле бер мәйданчыктан чүп калдыклары җыярга тиеш була. Татарстанның һәр территориаль зонасында барлыгы алты уен оештырылган. Казанда экология турниры җомга көнне узачак.
Алдагы этап – 6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр экология онлайн-марафоны булачак. Командалар биремнәрне «Другое дело» платформасында эшләячәк. Катнашучылар үзләрендә көндәлек тормыш өчен кирәкле экогадәтләр булдырып, якындагы калдык җыю нокталарын табачаклар һәм укый торган мәктәпләрендә экологик чаралар уздырачаклар.
Экологик квиз турнирны йомгаклау этабы булачак. Квизда рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы 50 команда катнашачак. Интеллектуаль уенда балаларга туган як табигатенә, экологиягә кагылышлы тәкъдим-фикерләргә һәм аңлы рәвештә куллану кагыйдәләренә бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Командага һәр этап өчен баллар исәпләнәчәк. Турнир ахырында әлеге балларны кушып, җиңүчене билгеләячәкләр. Иң яхшы командалар бүләкләр белән бергә, эковолонтерлыкны үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләргә ия булачак.
«Мәктәп чисталык кубогы» экология турниры – Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасындагы ярышлар ул. Проект «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.