В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш суүткәргеч челтәрләрдә авария очрагы белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Авиатөзелеш районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачак. Әлеге күренеш Пятигорск урамындагы суүткәргеч челтәрләрдә авария очрагы белән бәйле.
«Водоканал» предприятиесе хәбәр иткәнчә, авария очрагын җайга салганчы, су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
1,2,3,4,5 нче Муром урамнары;
1 нче, 2 нче Пермь урамы;
Бадаев урамы;
Бестужев урамы;
Зелинский урамы;
Камышлы урамы (4 нче номерлы йорттан 60 нчы номерлы йортка кадәр);
В.Котик урамы;
С.Ковалевская урамы;
Котовский урамы;
Левитан урамы;
Мамин-Сибиряк урамы;
Моисеев урамы;
Петляков урамы;
Пестель урамы;
Пожарский урамы;
Пятигорск урамы (5 нче Муром урамыннан Суворов урамына кадәр);
С.Перовская урамы;
Рига урамы;
Серафимович урамы;
И.Федоров урамы;
Харьков урамы (2 нче номерлы йорттан 61 нче номерлы йортка кадәр);
Шатура урамы (5 нче Муром урамыннан Суворов урамына кадәр).
Халыкны су белән тәэмин итү өчен, сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар.