В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм агачын, матур гадәт буенча, классик стильдә – 475 шар һәм гомуми озынлыгы 900 метрдан артык булган гирлянда белән бизәячәкләр
Анна Садаева фотосы
Яңартылган Зилант скверында кышкы бәйрәм алдыннан беренче тапкыр Яңа ел чыршысын куялар. Ул җәмәгать киңлеген бәйрәмчә бизәүнең төп элементы булачак. Яшел чибәркәйне 475 шар һәм өч гирлянда белән бизәячәкләр, ә очында Раштуа йолдызы балкып торачак.
Чыршының биеклеге 10 метр, нигезенең диаметры 5,2 метрны тәшкил итә. Корылма ясалма ылыслар кулланып эшләнгән. Чыршы элеккечә бизәләчәк. Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булган агачка ак, көмеш һәм алтынсу төсләрдәге 475 шар эленәчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Чыршыда җем-җем итеп берничә төрдәге гирлянда: гомуми озынлыгы 820 метр булган «СтрингЛайт», озынлыгы 80 метр булган «БелтЛайт», шулай ук «Сноуфол» яктылык җепләре балкыячак. Чыршы очына Раштуа йолдызы куелачак.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.