Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2020, 11:34

Казан Совет районы депутатлар берләшмәсе утырышында «Поселок» программасын яңарту мөмкинлеге турында фикер алыштылар

Берләшмә инициативасы белән социаль объектларны төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча берничә тапкыр төрле программалар кабул ителде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Казан Совет районы депутатлар берләшмәсе утырышы кичә видеоконференция режимында узды. Катнашучылар 2020 елда район үсеше программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында фикер алыштылар.

Утырышны Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов үткәрде. Ул районның социаль инфраструктурасы үсеше, программалар һәм планнар турында сөйләде. Утырышта катнашучылар район үсешенең төрле мәсьәләләре буенча багланышлар, сайлаучыларның наказларын үтәү турында фикер алыштылар.

Депутатлар фикеренчә, беренче чиратта халыкның мәнфәгатьләрен кайгырта торган бурычлар тора, мәсәлән, социаль һәм мәгариф объектларына юлларны ремонтлау, җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары.

Моннан тыш, очрашуда «Поселок» программасын яңарту мөмкинлеге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Кулга тотынышыйк, дуслар!» сәнгать иҗаты фестивален уздыру мөмкинлеге турында фикер алышынды.

Совет районы депутат берләшмәсенә барлык дәрәҗәдәге депутатлар керә: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы. Алар төрле партия – «Бердәм Россия», «Гадел Россия», КПРФ, ЛДПР әгъзалары булып тора. Берләшмә рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Совет районы депутатлар берләшмәсе инициативасы белән күп тапкырлар төрле программалар кабул ителде, алар алга таба бөтен республиканы колачлады. Иң ачык мисалларның берсе – «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү республика программасы. Шулай ук профильле программалар буенча Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзелгән, «Сәйдәш» мәдәният үзәге һәм Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты ремонтланган һәм күп кенә башка проектлар гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итә Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар