В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр Пушкин, Театр, Карл Маркс урамнарына кагыла
Денис Гордийко фотосы
15 гыйнвар көнне Казанның Вахитов районындагы кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Хәрәкәт вакытлыча Пушкин, Театр һәм Карл Маркс урамнарындагы юл өлешләрендә туктатыла. Бу хакта Башкарма комитет карарында хәбәр ителә.
Кирәк булган очракта, 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге юл өлешләрендә туктатыла:
Пушкин урамы, юлның Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә);
Театр урамы, юлның Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә).
Шулай ук Карл Маркс урамында, Пушкин урамыннан алып Театр урамына кадәрге юл өлешендә урнашкан парковка ябык булачак.