В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 17 гыйнварда, Казанда көндез температура -14..-16 градус булачак, төнлә термометр баганалары -19..-21 градуска кадәр түбән төшәчәк, көн аязганда -25..-27 градус салкыннар фаразлана. Башкалада явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил – көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан, аның тизлеге секундына 4-9 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда 17 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга җитәчәк. Төнлә һәм иртән -19..-24 градус салкын булачак, көн аязганда һава температурасы -26..-31 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез -11..-16 градус, урыны белән -20 градуска кадәр салкыннар көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
18 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -18..-23, аязганда -28 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез термометр баганалары -10..-15 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Киләсе атна башында республикада бераз кар явачак, урыны белән җиңелчә буран көтелә. Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җиленең тизлеге секундына 6-11 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, көндез термометрлар -5..-10 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана.