В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Курслар елына дүрт тапкыр оештырыла, анда теләгән һәр кеше килә ала
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында татар теле курсларында биш ел эчендә 1 меңнән артык кеше белемен арттырган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, башта татар теле курслары муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган. Аннары курслар транспорт, кунакханә бизнесы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә оештырылган.
Әлеге максатлар өчен, һөнәри терминологияне һәм катнашучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып, махсус укыту программасы эшләнгән.
Хәзерге вакытта татар телен теләгән һәр кеше өйрәнә ала. Татар теле дәресләре елына дүрт тапкыр даими оештырыла. Биш ел эчендә курсларга барлыгы 1 меңнән артык кеше килгән.
«Туган тел укытучыларына һөнәри ярдәм күрсәтү юнәлеше – семинарлар үсеш ала. Әлеге чараларда укытуның заманча методикалары тәкъдим ителә, төбәкләр белән тәҗрибә алмашабыз. Мәгариф мәйданчыгында республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр чыгыш ясады, соңгылары арасында – полиглотлар Дмитрий Петров һәм Алексей Арзамазов», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.