Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2022, 16:53

Татарстанда флюорография тикшерүләре планын узган елда 100% ка якын үтәгәннәр

Республикада туберкулез белән авыручылар саны күрсәткечләре үзгәрешсез кала һәм ил буенча күрсәткечләр түбәнрәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март, Диләрә Гафурова). Татарстанда 2021 елда туберкулез белән авыруның 912 очрагы ачыкланган – республика буенча күрсәткечләр 2020 елдагы кебек кала, моннан тыш, ил буенча һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда 1,2 тапкырга кимрәк. Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә бу чирне диагностикалау һәм профилактикалау турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда авыруларның төп өлешен эшкә яраклы халык – 18 дән алып 49 яшькә кадәрге шәһәрлеләр тәшкил итә. «Республикада туберкулез белән авыручы 1535 кеше исәптә тора, аларның 33,5% ы әйләнә-тирә мохиткә микробактерияләр бүлеп бирә. Алар белән элемтәдә 8 меңнән артык кеше тора, алар арасында тикшерүләрне үз вакытында узмаган, дәваланудан баш тарткан яки препаратларны кабул итү режимын бозган 10 кеше авырып киткән», – дип сөйләде ул.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә билгеләп үтүләренчә, нигездә, авыруны профилактик тикшерүләр уздырганда һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә ачыклыйлар. «Беркетелгән халык өлешенең 67,4% ы флюорография узган (норматив – 65%). Флюорография тикшерүләренең еллык планы 2020 ел күрсәткеченнән югарырак булып чыкты һәм 98,3% ка үтәлде. Нәкъ менә флюорография тикшерүе туберкулезны гына түгел, сулыш органнарының башка авыруларын да алдан ачыклауның гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысулы булып тора», – дип ассызыклады Луиза Борисова.

Балалар арасында авыручылар саны буенча статистика аерым алып барыла. Әйтик, 2021 елда инфекция 14 яшькә кадәрге 24 балада һәм 15-18 яшьлек 7 яшүсмердә ачыкланган. 2020 ел белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар арасында авырулар саны 5% ка кимегән. Башлангыч стадияләрдә балаларда туберкулезны ачыклауның төп ысуллары булып Манту һәм диаскин-тест сынавы тора. Белгечләрне ата-аналарның иммунодиагностикадан баш тартуы борчый. «Татарстанда туберкулезга тикшерелмәгән 3879 бала кала, шуларның 18,2% ы балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөри, шул рәвешле балалар коллективларында туберкулез таралуның югары куркынычы саклана», – дип сөйләде Луиза Борисова.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында 25 нче мартта Казанның бер сәүдә үзәгендә мобиль флюорография пункты бушлай эшләячәк.

Барлык яңалыклар