Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2024, 15:53

Бу атнада синоптиклар Татарстанда бераз кар явуын фаразлый

Иртәгә көндез Казанда +2 градуска кадәр җылы һава сакланачак

Киләсе тәүлектә Татарстанда урыны белән юеш кар һәм бик вак яңгыр явачак. Көндез 0 дән +3 градуска кадәр җылы һава торышы вәгъдә ителә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте.

Иртәгә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышын фаразлый, җилнең тизлеге секундына 5-10 метр булачак. Төнлә урыны белән юеш кар һәм бик вак яңгыр булуы ихтимал, термометр баганалары 0 дән -2 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез явым-төшемсез һава торышы көтелә, һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.

Татарстанда 3 һәм 4 декабрьдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Сишәмбе төнендә юеш кар һәм вак яңгыр булачак, кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Минималь температуралар 0..-3 градус чикләрендә булачак, көндез җылына, термометр баганалары 0 дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәк.

4 декабрьдә урыны белән юеш кар явуы ихтимал. Төнлә 0..- 5 градуска кадәр суыта, көндез +2 дән -2 градуска кадәр фаразлана.

Җомга көнне республика аша бераз кар белән салкын атмосфера фронты узачак. Тәүлек дәвамында температура 0 дән -5 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, атна ахырында явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә һәм иртән температура -6.. -11 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда аязганда температура -13 кә кадәр төшәргә мөмкин. Көндез синоптиклар -3..-8 градус вәгъдә итә.

Барлык яңалыклар