В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28-нче апрельдә Казанда көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Уңайлы һава шартлары 28-нче апрель 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр саклана.
Казанда көндез һәм кич көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез ТР башкаласында бераз яңгыр, урыны белән томан булачак. Төнлә минималь температура 5-7 градус җылы булачак. Көндез 10-12 градус җылылык көтелә.
Көндез Татарстан территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, аерым районнарда секундына 24 метрга кадәр көчле җил, яңгыр, яшен көтелә. Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3-8 градус, көндез 7-12 градус җылы булачак, аерым районнарда +17 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.