В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс яшь белгечләргә ТР дәүләт хезмәтенең кадрлар резервына керү мөмкинлеге бирә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Конкурс яшь белгечләргә стажировка үтәргә һәм республика министрлыкларында һәм ведомстволарында эш башларга, профильле министрлар белән шәхсән очрашырга, РАНХиГС Президент академиясенең җәйге кампусына юллама алырга яки Мәскәү Хөкүмәтендә алмашу стажировкасына сертификат алырга мөмкинлек бирә.
Конкурста Татарстан территориясендә даими яшәүче һәм республиканың дәүләт телләрен белүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Шулай ук конкурста катнашу өчен бакалавриат, специалитет программалары буенча югары белем булу мөһим шарт булып тора.
Белем бирү программасы 14-нче һәм 15-нче ноябрьдә узачак, конкурс процедуралары һәм эксперт ярдәме белән стажировкалар – 16-нчы ноябрьдән 29-нчы ноябрьгә кадәр. Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгында кадрлар конкурсы 30-нчы ноябрьдән 30-нчы декабрьгә кадәр узачак.
Катнашу өчен заявкалар 10-нчы ноябрьгә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: http://rezervrt.ru/. Шулай ук катнашу өчен сайтта тәкъдим ителгән форма буенча резюме тутырырга һәм социаль челтәрләрдә «Татарстанда минем бергәлекнең тормышын ничек яхшыртырга һәм моның өчен мин нәрсә эшлим» дигән темага пост урнаштырырга кирәк. Конкурста катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны конкурс сайтында укырга мөмкин.