В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда кар һәм буран көтелә
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 31 декабрьдә, Казанда кар явуы көтелә, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәртәчәк һәм аның тизлеге секундына 6-11 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8..-10 градус түбәнәя, көндез термометр баганалары -4..-6 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда 1 гыйнварда бераз кар явачак, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк җилләре исәчәк, җилнең тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә температура -11..-16 градуска кадәр түбән төшә. Көндез температура -7..-12 градус булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Җомга көнне, 2 гыйнварда, республикада урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исәчәк, тизлеге секундына 10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә термометр баганалары -10..-15 градусны күрсәтәчәк, көндез исә температура -8..-13 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.