В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда иртәгә болытлы һава торышы фаразлана
Иртәгә Татарстанда явым-төшем көтелми, кайбер районнарда томан булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнчыгышка таба 12 м/с ка кадәр җитәр дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..-1 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары +4..+9 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Казанда 25 октябрьдә явым-төшемсез болытлы һава көтелә, кайбер районнарда томан булуы ихтимал. Төнлә температура +2..+4 градус булачак, ә көндез +6..+8 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 26 октябрьдә, республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +2..-3 градуска кадәр суыту көтелә, көндез һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында Татарстанда төнге температура 0..+5 градуска кадәр һәм көндезге +6..+11 градуска кадәр тәшкил иткән яңгырлы һава көтелә.