Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2020, 12:12

Татарстанда мобиль поликлиникалар үз эшләрен яңарта

Дүрт мобиль поликлиниканың өчесе инде медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытлы дислокация урыннарында.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нчы август, Алинә Бережная). Татарстанда мобиль поликлиникалар үз эшен яңарта - дүрт мобиль поликлиниканың өчесе медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытлы дислокация урыннарында. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Мобиль поликлиникаларның эш форматы участок табибларында хроник авырулар белән диспансер күзәтүендә булган гражданнарга консультация бирүне күздә тота. Мобиль пунктлар хезмәткәрләре Татарстанның баш медицина үзәкләреннән килгән тар белгечлекләр табиблары консультациясен үтү ихтыяҗы булган кешеләрнең исемлекләрен төзи.

Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, Татарстанда шундый баш медицина үзәкләре дүртәү, аларның икесе Казанда - Республика клиник хастаханәсе һәм 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе, тагын икесе - Яр Чаллының 5-нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе.

«Без авыруның көзге дулкыны әллә ни төзәтмәләр кертмәс дип өметләнәбез. Медицина ярдәме белән колачлау һәм, бигрәк тә авыл халкы өчен, һәркем файдалана алырлык булу ягыннан бу ресурска исәп тотабыз. Без олыларны һәм балаларны диспансеризациягә чакыруның актив фазасына якынлаштык, хәзер исемлекләр төгәлләштерелә, гражданнарга шалтырата башлыйбыз», - дип ассызыклады А.Абашев.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, республиканың коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә җәлеп ителгән эре медицина учреждениеләре акрынлап планлы эш режимына күчәчәк. Беренче чиратта бу Казандагы сугыш ветераннары госпиталенә һәм Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә кагылачак. Кичә ачылган Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы башка медицина учреждениеләрен бушатырга тиеш.

Барлык яңалыклар