Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2021, 16:25

Татарстанда Идел буйлап пассажирлар күчерү тәмамланды

2021 елда республиканың суднолар йөреше компанияләре 367 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Татарстанда Идел буенча пассажирлар навигациясе тәмамланды – быел елгадагы суның түбән булуы аркасында ике атнага иртәрәк.

Исегезгә төшерәбез, Идел һәм Кама буйлап навигация 30-нчы апрельдә башланды. Казанның Елга портыннан Садовая урамына (Студенец аша), Печищи авылына (Югары Ослан аша), Ташевка, Шеланга һәм Кызыл Байракка кадәр (Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Гребени аша) рейслар оештырылды. Шулай ук Казаннан Зөягә теплоходлар, Болгар һәм Тәтешкә тизйөрешле метеорлар җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

2021 елда суднолар йөртү компанияләре 367 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 16,5%-ка артыграк.

Барлык яңалыклар