В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны медиаторның бушлай консультациясенә язу 15-нче ноябрьгә кадәр алып барыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 19-нчы ноябрьдә казанлылар «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә медиатор киңәшләрен ала алачак. Консультацияләр үткәрү Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көненә багышланган.
Конфликтларны хәл итү буенча белгечкә ятим, тәрбиягә алынган балалар, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта медиация уздыру ике якның да ризалыгы булганда гына мөмкин.
Консультацияләр 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Коләхмәтов урамы, 21 адресы буенча үткәреләчәк. Алдан язылу 15-нче ноябрьгә кадәр түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7(843)512-43-80, дип хәбәр ителә үзәкнең Instagram дагы битендә.