В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Базага бүлеп бирелгән кишәрлекнең мәйданы 319 мең квадрат метр тәшкил итә
Денис Гордийко фотосы
Мирный торак массивында 2026 елда шәһәр җиләк-җимеш питомнигына хезмәт күрсәтү базасын төзү планлаштырыла. Объектның җир кишәрлеге 319 мең квадрат метрдан артык мәйданда, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин.
Проект нигезендә объектта җиләк-җимеш питомнигы хезмәткәрләре өчен административ бина, гараж, склад бүлмәләре, 168 квадрат метр мәйдандагы теплицалар, су белән тәэмин итү өчен техник скважиналар, су корылмасы һәм ачык автостоянка булачак.