Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2021, 16:30

«Сезне банктан борчыйлар, сезнең картадан акча күчерәләр»: аферистларның хәйләләренә ничек эләкмәскә

KZN.RU порталы дистанцион алдалауларның иң киң таралган схемалары турында сөйли.

Фото:  Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март, Алина Бережная). Казанда барлык милек җинаятьләренең 40%-тан артыгы кәрәзле элемтә һәм интернет чараларын кулланып эшләнә. Узган ел полиция хезмәткәрләре дистанцион ысул белән кылынган 524 урлау һәм мошенниклык очрагын ачкан – 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Аларны банклар, кәрәзле компанияләр һәм интернет-провайдерлар ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенең махсус бүлекчәсенең җайга салынган эше нәтиҗәсендә ачалар. Шуңа да карамастан, мондый җинаятьләр саны туктаусыз арта, һәм мошенниклык схемалары даими үсә. Иң киң таралганнары турында KZN.RU порталына мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне ачу бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Валех Алиев сөйләде.

«Сезнең картада шикле активлык теркәлгән»

Бүгенге көндә банкларның ялган хезмәткәрләреннән шалтыратулар мошенниклыкның иң популяр төре булып кала. Һәм бу көн саен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм полиция сводкаларында мондый җинаятьләрнең корбаннары турында сөйләүгә карамастан. Мошенникларның хәйлә-мәкерләренә теләсә кайсы банк картасы хуҗасы эләгә ала.

Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган җинаятьчеләр сезнең белән бер шәһәрдә дә булмаска да мөмкин, алар элемтә өчен Интернет һәм IP-телефониядән файдаланалар, аларга бу номерны банкның абонент номеры белән визуаль рәвештә охшаш итәргә мөмкинлек бирә. Еш кына кәрәзле телефон номеры буенча банк кушымтасында карта хуҗасының исемен белергә мөмкин.

Полициягә гариза биргәндә мошенникларның корбаннары еш кына үзләрен гипнозланган дип әйтә, һәм аларның мәгълүматларын банк үзе «биргән» дип саный. Әмма, полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу миф. Мошенниклар – яхшы психологлар, аларның төп максаты – зыян күрүченең ышанычына керергә, аңа басым ясарга, булганнарга ышанырга мәҗбүр итәргә.

Банкның ялган хезмәткәренең стандарт шалтыратуы болайрак: «Алло, сезне банктан борчыйлар, хәзер Төмәндә сезнең банк картасыннан акча салдыралар. Сез Төмәндәме?» Шул ук вакытта мошенник үзенең корбанының Казанда булуын белә.

Алга таба җинаятьчегә аның корбаны исәбендә күпме акча барлыгын аңларга кирәк, моның өчен ул соңгы эре сатып алулар турында сорый. Банк картасы хуҗасы, бу сорауга җавап биреп, үзенең финанс хәле турында үзе сөйли. Җинаятьче, акчаны алып, «куркынычсыз банк ячейкасына» салырга кирәк, дип ышандыра. Сүз уңаеннан, «куркынычсыз банк ячейкасы» термины юк. Кайберәүләр, алдауга шикләнеп, трубканы ташлыйлар. Ул вакытта караклар шулай ук IP-телефония ярдәмендә полициянең абонент номерыннан шалтыратырга һәм картадан чыннан да акча күчерүләр булуына ышандырырга мөмкин. Шул ук вакытта банкның да, полициянең дә ялган хезмәткәре бер үк кеше булырга мөмкин.

Картаның хуҗасы «беркем белән дә сөйләшмәскә һәм телефонны сүндермәскә» дигән күрсәтмәләргә таянып, якындагы банкоматка чаба, акчаларны ала һәм акчаны сакларга теләп, мошенникларның счетына күчерә. Җинаятьчеләр шулай ук зыян күрүчегә кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә ала, һәм аны акча күчереп ябырга мөмкин, ул акчалар операциядән соң кире кайтарылачак.


Нишләргә?

Шуны аңлау мөһим, теләсә нинди шикле операцияләр булган вакытта банк картаны хәбәрсез мөстәкыйль рәвештә блокларга хокуклы. Картаның хуҗасы кызыксынган зат буларак, банкка үзе шалтырата һәм блокировканың сәбәбен белә.

Шикле шалтыратулар булганда тиз арада трубканы куярга һәм банк картасының арткы ягында күрсәтелгән номер белән телефон номерын чагыштырып тикшерергә кирәк.

«Әни, әти, мин бәлагә тарыдым!»

Җинаятьчеләр түбәндәге схема буенча эш итә: шалтырау яңгырый, билгесез кеше борчылган тавыш белән, сезнең туганыгыз бәлагә тарыган һәм аңа ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип хәбәр итә. Кагыйдә буларак, аферистлар төнлә яки иртән шалтыраталар, кеше шалтыраткан номерны шунда ук билгели алмасын һәм мөстәкыйль рәвештә туганнары белән бар да тәртиптәме, юкмы икәнен тикшермәсен өчен.

Алдагы схемадагы кебек үк, мошенниклар психологик алымнарны куллана, ә зыян күрүчеләр, үзләре дә сизмәстән, аферистларга кирәкле мәгълүматны хәбәр итә.

Мошенникка тавыш буенча зыян күрүченең яшен билгеләү авыр булмаячак. Әгәр әңгәмә барышында корбанның шикләнә башлый икән, телефон сөйләшүенә янәсе полиция хезмәткәре кушылырга мөмкин. Кагыйдә буларак, әлеге схемада акчаны курьер аша тапшыруны сорыйлар.

Мондый җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнүче Казан полиция хезмәткәрләре практикасында әниләренә улы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән очрак булган. Курыккан хатын мошенникларга акча биргән, ә бу вакытта аның баласы өендә йоклаган.


Нишләргә?

Барыннан да элек, телефон сөйләшүен туктатырга һәм туганыңа шалтыратырга тырышырга кирәк. Әгәр моны эшли алмаса, якын кешеңнең кайда булуын аның дуслары, хезмәттәшләре аша белергә мөмкин.

«Минем товарны карарга вакытым юк, аны монда һәм хәзер читтән торып сатып ала алам»

Интернетта товарлар сатканда мошенниклык очраклары көн саен очрый. Мәсәлән, Казанда хатын-кыз 500 сумга бүлмә ишеген сатам дип, 150 мең сум акчасын югалта.

Мошенник сатучы белән товар турындагы нечкәлекләрне белү өчен элемтәгә керә. Шул ук вакытта ялган сатып алучы акчаларны шунда ук картага күчерергә тәкъдим итә. Легенда гади: «Минем товар карарга вакытым юк, аны монда һәм хәзер читтән торып сатып ала алам». Шатлыктан корбан кайчак куркынычсызлык турында оныта, һәм карта номерыннан тыш аның турында башка мәгълүматны да хәбәр итә, бу аферистның төп максаты булып тора да. Мошенник сатучыга сылтама җибәрә, аның буенча ул карта буенча мәгълүмат кертә. Шуннан соң корбанга, янәсе, банктан картадан акча күчерү турында хәбәр килә. Аптырашта калган сатучы борчыла, ләкин мошенник аны дөрес сылтама җибәрмәве турында ышандыра. Яңа сылтама буенча кереп, яңадан мәгълүматлар кертеп, корбан үз акчасыннан чын-чынлап мәхрүм кала.

Мошенникларның хәйләләренә сатучылар гына түгел, сатып алучылар да эләгә. Җинаятьчеләр ниндидер товарны сату турында чын белдерүләрне кабатлыйлар. Шул ук вакытта алар чын сатучы белән язышалар, фотографияләр сорыйлар, детальләрне ачыклыйлар – болар барысы да кирәк була калса, корбанга барлык мәгълүматларны бирү өчен эшләнә. Нәтиҗәдә сатып алучы курьер илтүенә ризалаша, әмма вәгъдә ителгән товар урынына акчасыз кала.


Нишләргә?

Беркайчан да, нинди шартларда да банк картасының барлык реквизитларын хәбәр итәргә ярамый. Акча күчерү өчен карта беркетелгән телефон номеры һәм карта номеры да җитә.

Товар сатып алган вакытта мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, барлык операцияләрне игълан сайтында уздырырга, билгесез сылтамалар буенча күчмәскә кирәк. Бернинди очракта да мессенджерларда шәхси язышуга кермәскә. Һәм беркайчан да товарны үз күзегез белән күрмичә алмагыз.

Попутчик итеп – алдан түләү буенча гына

Мошенниклар автомобильдәге буш урыннар турында игъланнарны попутчикларны эзләү сайтында урнаштыралар. Кулланучы игъланга җавап биргәч, мошенниклар алдан түләп куюларын сорый һәм сылтама буенча күчеп, банк картасы мәгълүматларын тутырып, корбан акчасыннан мәхрүм була. Нәтиҗә буларак, билгеләнгән көнне сәфәр булмаячак.


Нишләргә?

Күрсәтелмәгән хезмәт өчен түләргә ярамый. Әгәр дә машина йөртүче алдан түләүне сорый икән, ризалашмагыз, башка попутчикны табыгыз. Сәфәрне ул тәмамланганнан соң – акча яки кушымта аша банк картасына күчереп түләргә кирәк.

Инвестицияләрдә тиз акча эшләү

Социаль челтәрләрдә аферистлар, телефон буенча һәм эш эзләү буенча сайтларда корбан эзлиләр – акча кирәк булган кешене. Мошенник брокер кыяфәтендә зур булмаган сумманы инвестицияләргә тәкъдим итә, шул ук вакытта күпмедер вакыттан соң ике тапкыр күбрәк акча эшләргә мөмкин булачак дип вәгъдә итә. Ышанган кеше ризалаша һәм финанс пирамидасына эләгә, аннан чыгу кыен. Телефон яки компьютер экранында корбан үзенең «хезмәт хакын» күрә – чынлыкта бу саннарны фиктив сайтта модераторлар яза. Һаман саен мошенниклар күбрәк һәм зур сумманы кертүне сорыйлар, алар үз керемен арттыру шансын югалтырга теләмәүче корбаннары белән манипуляциялиләр.


Нишләргә?

Киңәш гади: үзең берни аңламаган эш белән шөгыльләнмәскә. Җиңел акча булмый, ә акча эшлисең килсә, башта инвестицияләр өлкәсендә кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга кирәк.

Мошенниклардан саклану буенча тәкъдимнәр:

җинаять корбаны булмас өчен, сезгә таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны тикшерегез.

үз банк карталарыгыз һәм счетларыгыз турында чит кешеләргә бернинди очракта да хәбәр итмәгез;

уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез.

мошенниклар әйткәннәрне үтәмәгез, билгесез счетларга акча күчермәгез.

Әгәр дә сез җинаять корбаны булсагыз, полициягә 02 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.


Барлык яңалыклар