В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк
1 октябрьдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Традиция буенча акция айның һәр беренче сишәмбесендә уза.
Бу көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Е.А.Боратынский музее, В.И.Ленин музей-йортында, Габдулла Тукай әдәби музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда һ. б. урыннарда кунакларны түләүсез кабул итәчәкләр.
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.