Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 11:40

Владимир Вавилов: «Хоспис – ул үлем турында түгел, ә тормышны лаеклы тәмамлау турында»

Казанда икенче хоспис төзелеше дәвам итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда икенче хоспис төзелеше дәвам итә. Объектта фундамент салу эшләре тәмамланган инде, хәзер төзүчеләр цоколь катын төзүгә керештеләр. Эшләр бер көнгә дә туктап тормый. Казанда «авыртусыз йорт»ның ничек төзелүе, Татарстанда паллиатив ярдәм үсеше һәм онкология чире булган пациентларның авыртуларын җиңеләйтү хыялы турында KZN.RU порталы укучыларына биргән интервьюсында Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

«Без үткәргечләр – тәрбияләнүчеләребезне бер дөньядан икенчесенә озатабыз»

Владимир Владимирович, 2014 елда Татарстанда беренче балалар хосписы ачылды. Бер елдан соң 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен бүлек барлыкка килде. Икенче хосписны ачу идеясе ничек туды? Ул кирәк иде?

В.В.: 2015 елда без Казан хосписында 18 койкага исәпләнгән олылар бүлеген ачтык. Аны күбрәк эшләргә мөмкин булыр иде, ләкин территория мөмкинлек бирмәде. Ул чакта кешеләр «хоспис» сүзен шикләнеп кабул иттеләр, безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыктылар. «Сарафан радиосы» ярдәмендә безнең эшчәнлегебез бөтен Татарстан буенча билгеле булды һәм безгә чират барлыкка килә башлады. Тик 18 урын гына, ә теләүчеләр күп, һәм һәркемгә ярдәм итәсе килә. Менә шул чакта мин киңәергә вакыт дип карар кылдым. Дөньяда онкология зур тизлек белән үсә – елына бу авыру белән авыручылар саны уртача 20 процентка арта, алар арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Татарстанда гына да 20 меңнән артык кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ.

Инде бүгенгә хосписның балалар бүлегендә барлык 18 урын да тулы, олылар бүлегендә 18 койкага 23 пациент бар. Иң кечкенә пациентка – 1 яшь, иң өлкәненә – 95 яшь.Өлкән яшьтәге пациентларның саны арту фаразланган иде, коронавирус пандемиясе чорында онкология белән авыручы кешеләр хастаханәләргә барудан курыктылар. Тик яман шеш йокламый һәм кешене бик тиз бетерә. Шулай ук өй патронажында 220 бала һәм 70 олы кеше бар. Күчмә бригадалар ару-талуны белми эшли, көненә бер бригада 9-ар тапкыр авырулар янына чыга.

Хәзерге вакытта яңа хоспис төзелеше нинди этапта бара?

В.В.: Фундамент салу эшләрен төгәлләдек, хәзер төзүчеләр цоколь катын төзүгә кереште. Бу эшләргә элек җыелган 38 млн. сум акча юнәлдерелде. Төзелеш эшләрен тәмамлау өчен 350 млн. кирәк. Икенче хосписны төзү ял көннәрсез алып барыла. Мин барлык эшләрне шәхсән үзем контрольдә тотам, көн саен объектка чыгам. Бинаның ничек үсүен күреп, йөрәк сөенә. Әйе, эшләр әле бик күп, әмма безнең команда көчле – архитекторлар, проектлаучылар, төзүчеләр. Һәр адым сөйләшенә, фикер алышына.

Проект буенча бу 60 урынга исәпләнгән ике катлы стационар булачак, анда 30 койка хоспис һәм 30 койка – шәфкать туташларын карау өчен, шулай дип әйтергә кирәк, озак вакыт карау өчен. Биредә ике урынлы уңайлы номерлар, сауна, уен заллары, бильярд, лифтлар, азык-төлек блогы, ял итеп йөрү ишегаллары, конференц-зал, мәчет һәм чиркәү булачак. Дини учреждениеләр кирәк, чөнки паллиатив ярдәм медицина, психологик, социаль ярдәмне генә түгел, рухи ярдәмне дә күз алдында тота. Чиркәү һәм мәчет гамәлдәге хосписта да бар. Сүз уңаеннан, бездә хәтта никах һәм венчур йолалары да уза. Әле дә хәтеремдә, пациент кыз Роза бар иде, ул ире белән никах үткәрергә теләде. Без, әлбәттә, аңа каршы килмәдек. Аннан соң ул тагын бер атна яшәде, әмма без аның теләген үти алуыбызга бик шат идек.

Мин әлеге хосписның чын сарай, «авыртусыз йорт» булуын телим, анда пациентлар өчен иң яхшы шартлар тудырылачак. Без бит үткәргечләр – тәрбияләнүчеләребезне бер дөньядан икенчесенә озатабыз. Һәм алар бу тормыштан авырлыкларсыз һәм күз яшьләрез китәргә тиеш.

Балалар бүлегендә койкалар санын арттыру планлаштырыламы?

В. В.: Минем хыялым – балалар бүлеген 18-дән 40 койкага кадәр киңәйтү. Чөнки бу бик кирәк, хәзер онкология авырулары булган балалар күп. Моның бер сәбәбе – ана булу культурасы булмау, сәламәт булмаган халыкны җимешләндерәбез. Кызганычка каршы, теш араларында сигарет, кулларында сыра банкасы – андый әниләр дә күп.

«Безнең коллективка фидакарь кешеләр генә килә»

Хосписның медицина персоналы турында сөйләгез әле. Белгечләр җитәме?

В. В.: Бүген хосписта 60 медицина хезмәткәре эшли. Әмма алар күбрәк булсын иде. Аңлыйсыздыр, минем өчен пациентлар белән игелекле йөрәкле кешеләр эшләве бик мөһим. Мин һәр планеркада хезмәткәрләргә кайда эшләүләрен искә төшерәм, медицина күзлегеннән пациентлар өчен мөмкин булганның барысы да эшләнгән, хәзер безнең бурыч – авыртуларны җиңеләйтү. Туганыңның үлеме һәрвакыт авыр, безнең белгечләргә дә җиңел түгел. Күз алдыгызга китерегез әле, алар көн саен карыйлар, ашаталар, киендерәләр, аралашалар... һәм бер көнне пациент үлә. Әйе, бу бик авыр, әмма моңсулык булырга тиеш түгел, чөнки мәхәббәт, игелек, кайгыртучанлык бүләк итәргә кирәкле башка пациентлар да бар. Хоспис – ул үлем турында түгел, ә тормышның лаеклы тәмамлануы турында. Шуңа күрә безнең коллективка фидакарь кешеләр генә килә.

Республиканың башка районнарында паллиатив ярдәм ничек үсә?

В.В.: Һәр үзәк район хастаханәсендә паллиатив ярдәм кабинетларының булуы турында хыялланам. Күз алдыгызга китерегез, фельдшерга дүрт пациент янына барырга кирәк диләр – өч терапевт һәм бер паллиатив пациент. Беренче чиратта ул кая барачак? Әлбәттә, паллиатив пациентка ул калган принцип буенча иң соңыннан киләчәк. Бу системаны үзгәртергә хыялланам! Һәм беренче адымнар ясалган, сөенмәслек түгел. Быел Россия Президенты грантлары конкурсында җиңү ярдәмендә без Кукмара, Саба, Чистай, Азнакай районнарында паллиатив ярдәм кабинетларын ачтык. Хәзер 550 пациент ярдәм ала. Шулай ук Әлмәттә һәм Яр Чаллыда 20 койкага исәпләнгән ике хоспис ачасы килә.

Мин кабинетта табличка барлыкка килү яклы түгел, миңа нәтиҗә – реаль ярдәм кирәк. Без табибларны укыттык, ничек эшләргә кирәклеген күрсәттек, алар стажировка уздылар. Моннан тыш, хәзер кабинетлар барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, автомобильләр бар, алар яңа ставка өчен хезмәт хакларына өстәмә акча алалар. Табиблар үзләре дә алар өчен яңа булган юнәлеш буенча эшләргә бик теләп риза булдылар. Аларга пациентларның туганнары рәхмәт белдерә, бу минем өчен иң мөһим нәтиҗә. Ә без теләсә кайсы юнәлештәге табибны укыта алабыз, иң мөһиме, ихлас теләкләре булсын.

Икенче хосписның, шул исәптән иганәгә дә төзелүе билгеле. Республикада хәйриячелек ни дәрәҗәдә үскән? Кешеләр ешрак ярдәм итә башладымы?

В.В.: Республикада мәрхәмәтле кешеләр күп. Кешеләрнең хәйриячелеккә һәм гомумән безнең эшчәнлегебезгә мөнәсәбәте үзгәрде – Анжела Вавилова исемендәге фонд хисабына акча керә, һәм алар еш кына «икенче хоспис төзелеше өчен»дигән тамга белән килә. Һәм бу шатландыра. Һәр сум күзалдында – без сәдаканың кая китүен күрсәтәбез. Кешеләр үз хәйрияләренең кая тотылуын күрергә тиеш. Хосписны үзебез өчен түгел, ә бөтен Татарстан өчен төзибез, шуңа күрә һәрвакыт ярдәмне кабул итәбез һәм аның өчен рәхмәт белдерәбез.

Барлык яңалыклар