Яңа ел бәйрәмнәре чорында кайбер көннәрдә Казан – Ижау – Казан; Казан – Түбән Новгород – Казан; Казан – Сосновка – Казан поездлары составы арттырылачак.
«Содружество» ППК матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, электричкалар гамәлдәге график нигезендә ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча йөриячәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан Казан – Кукмара һәм Кукмара – Казан, Казан – Арча һәм Арча – Казан составлары көн саен
йөриячәк . Казан – Йошкар-Ола – Казан маршрутында өстәмә поездлар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 2025 елның 3 гыйнварыннан билгеләнә.
Җәдвал, инфраструктураның теге яисә бу маршрутларына һәм техник мөмкинлекләренә ихтыяҗны исәпкә алып, алга таба төзәтелергә мөмкин.
Тулырак мәгълүматны «РЖД Пассажирам» («Пассажирларга Россия тимер юллары») мобиль кушымтасында,
сайтта , касса янындагы мәгълүмат такталарында һәм тукталыш пунктларында, шулай ук +7(937)625-04-33 телефоны аша алырга мөмкин (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).