В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казан марафоны ике этапта үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 4-нче һәм 5-нче майда Татарстан башкаласында Казан марафоны вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
4-нче майда 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 5-нче майда 5.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр 1, 4, 6, 10, 10а, 15, 22, 25, 28, 28а, 29, 30, 35а, 37, 43, 54, 63, 71, 74, 89, 90, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 2, 3, 5, 6, 7, 8, 12 номерлы троллейбус маршрутлары түбәндәге урамнар буенча хәрәкәтләрен туктатып торачаклар: Кремль яр буе, Батурин, Декабристлар, Ибраһимов проспекты, Фатыйх Әмирхан проспекты, Миллениум күпере, Вишневский, Николай Ершов, Нурсолтан Назарбаев, Марсель Сәлимҗанов, Уң як Болак, Сул як Болак, Карл Маркс, Батурин, Кремль күпере, Меңьеллык мәйданы, Татарстан, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, катнашучылар иминлеге өчен йөгерү маршруты буенча транспорт чаралары хәрәкәтен өлешчә чиклиләр.
Быел Казан марафоны ике этапта үткәрелә: 4-нче майда катнашучылар дистанцияне 3 чакрымга уза алачаклар, ә 5-нче майда спортчылар 10, 21,1 һәм 42,2 чакрым дистанцияне үтәчәкләр.