В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта элек күрелмәгән график материаллар һәм видеоклиплар тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 17 нче март көнне Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта TONYA AI ясалма интеллекты белән булдырылган эшләр күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә төрле сурәтләр һәм видеоклиплар күрсәтеләчәк. Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары аны 17 нче апрельгә кадәр карый алачак.
Күргәзмә ачылышы «Сколково» фондының «Стартап-тур 2023» стартына туры китерелгән. Быел төп тема креатив технологияләр булган. Күргәзмә ачылу көнендә барлык кунакларны бай эшлекле һәм мәдәни программа көтә. Чаралар расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте.
TONYA AI тикшеренү төркеме 2019 елдан башлап ясалма интеллект ярдәмендә сәнгать әсәрләре булдыру белән шөгыльләнә. Махсус IT-парк өчен команда график эшләр, клиплар һәм экспозициянең ничек барлыкка килүе турында материаллар әзерләгән. Барлык эшләр дә уникаль һәм моңа кадәр беркайчан да күрсәтелмәгән.