В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүче 1,25 млн сум акча алачак.
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). Казанда «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе хоккей буенча турнир белән тәмамланачак. Ул 9-10 нчы декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Ярышларда җиңүче 1,25 млн сум акча алачак.
Уенчылар башта NHL 22 буенча Threes Eliminator режимында көч сынашачак, ә аннары бозга чыгачак, анда 3 кә 3 хоккей кагыйдәләре буенча уйнаячак. Приставкадагы уендагы исәп боздагы матч өчен старт булачак.
Җиңү өчен Казаннан «Ак Барс», Мәскәүдән «Cosmos», Казахстаннан Barys Cyber Team һәм Naebski блогерлары командасы көрәшәчәк. Турнирда NHL 21 хоккей симуляторы буенча ике тапкыр Россия чемпионы Максим Труханов, өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе Дмитрий Обухов, YouTube-блогер Ярослав Кузьмичев һәм башкаларны күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанда «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе кысаларында узышлар һәм көрәш турниры тәмамланды. Халыкара ярышлар сериясенең гомуми приз фонды 5,5 млн сум тәшкил итә. Ярышларда барлыгы 18 команда катнаша.
«Фиджитал уеннар» ТР башкаласында сынау чаралары кысаларында 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уеннары» турниры алдыннан үткәрелә. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Бөтен дөнья буенча кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше онлайн тамаша кылыр дип фаразлана.