В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре эш урыннары тәкъдим итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 19-нчы майда Казанның Киров районында вакансияләр ярминкәсе узачак. Шәһәр халкы буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу өчен юнәлешләр ала алачак.
Белгечләр ярминкәгә килүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм профориентация мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр. Шулай ук алар мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәтләр турында да сөйләячәкләр.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Социаль белем бирү академиясе бинасында (КСЮИ) Исаев урамы, 12 адресы буенча узачак. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, үзең белән битлек алырга кирәк, дип хәбәр ителә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)554-77-64.